20:05
"Ишеттем мин кичә, берәү жырлый..."
Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

26 апрельдә Вагапов Нигмәтулла Хамидулла улы "Ишеттем мин кичә, берәү жырлый..." дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Анда Тукай иҗатына багышланган китаплар, газет – журнал материаллары, шигырьләре тупланган иде. Үзенең архивында булган плакатларны авыл китапханасына бүләк итте. Матур, эчтәлекле күргәзмә өчен зур рәхмәт.


Зульфира Курбанаева, главный библиотекарь Кугарчинской СБ
Категория: Новости ЦБС и района | Просмотров: 463 | Добавил: РФ | Теги: Кугарчинская СБ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
tag to the of your page -->
avatar
Кугарчинская ЦРБ © 2024