17:27
"Нәүрүз" бәйрәме үтте
Төрки бабаларыбызның бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары безнең көннәргә кадәр сакланып килә. 21 март - көн белән төн тигезләшкән вакыт.

Бу көнне әби-бабаларыбыз “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрә торган булганнар. Балалар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларны бәйрәм белән котлаганнар, сый-нигъмәт җыеп йөргәннәр. Гореф-гадәт буенча бу көнне кешеләр күңел ачканнар, шатланганнар, төрле милли ризыклар әзерләгәннәр, кунакка йөргәннәр. Күгәрчен авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә әлеге чарадан читтә калмады. 21 март көнне “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрделәр. Әлеге бәйрәм борынгы гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләү, халык йолаларын искә төшерү һәм дәвам итү максатыннан үткәрелде.

Тамаша татар халкының милли уеннары, җыр-биюләре белән үрелеп барды. Бик теләп «Аркан тарту», «Капкалы», «Кашыкка йомырка куеп йөгерү», «Көн-төн», «Чүлмәк вату» уеннарында бик теләп катнаштылар.


Зульфира Курбанаева, главный библиотекарь Кугарчинской СБ
Категория: Новости ЦБС и района | Просмотров: 277 | Добавил: РФ | Теги: Кугарчинская СБ | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
tag to the of your page -->
avatar
Кугарчинская ЦРБ © 2024