17:35
"Әниләр көне"
Бүген китапханәдә ауыл мәдәният йорты белән берлектә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Әниләр көненә багышланган әдәби-тематик кичә үтте. Кичә табышмаклар, мәкалләр, уеннар, ярышлар белән үрелеп барды. Чарадагы һәр чыгыш әниләргә мәдхия булып яңгырады. Вагаповлар, Валитовлар, Курбанаевлар гаиләләренә зур рәхмәт.

Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.

Сез гаилә учагын, тынычлыкны саклаучылар.

Мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз, назыгыз һәм ниләр генә кылсак та гафу итә белүегез өчен сезнең алда баш иябез.
Сезнең иңнәргә бик зур йөк - гаилә мәшәкатьләре дә, һөнәри эшчәнлек тә, балалар тәрбияләү дә төшә.
Барысы өчен дә бик зур рәхмәт!

Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телим.
Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур һәм һәрчак бәхетле булыгыз!


Зульфира Курбанаева, главный библиотекарь Кугарчинской СБ
Категория: Новости ЦБС и района | Просмотров: 329 | Добавил: РФ | Теги: Кугарчинская СБ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
tag to the of your page -->
avatar
Кугарчинская ЦРБ © 2024