16:35
И туган тел, и матур тел!
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай

Күренекле шагыйрь Габдулла Тукайны халкыбыз һәрвакыт күңел түрендә саклый. Аның әсәрләрен балалар бик яратып укыйлар, ятлыйлар, чөнки алар матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди. Әлифбаны, туган телне, әдәбиятны кулга алып карасак, беренче битләрендә үк бөек шагыйребезнең портреты, биографиясе һәм безгә таныш булган "Пар - ат”, "Туган авыл” һ.б. шигырьләре бар.

Кайсы гына классның әдәбият китабын ачып карасаң, елдан – ел Габдулла Тукай турында төрле – төрле мәгълүматлар бирелә. Татарстан территориясендәге теләсә кайсы балалар бакчасына килеп кермә, сабыйлар "Туган тел” җырын җырлыйлар. Ә тәрбияче апалар "Су анасы”, "Шүрәле” әкиятләрен балаларга укыйлар.

Бәләкәй группаларында "Бала белән күбәләк” җырын җырлыйлар. Менә кайсы яшьтән үк башлана ул шагыйребезнең иҗаты белән танышу. Миңа Тукайның шигырьләре бик ошый. Алар мине рухландыра, киләчәккә өмет тудыра. Чөнки аларда аерым басым үзенә буйсындырырга мәҗбүр иткәндәй була. Аның фото-сурәтеннән карап та, эчке дөньясында мәңге сүнмәс җылылык учагы яши сыман тоела. Мәңгеләштерү йөзеннән, Татарстанда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе оештырылды. Димәк, Г.Тукайның исеме мәңге яшәр, җаны яшәгән кебек, тәне үлсә дә.

Күгәрчен авыл китапханасында “Язлар безгә Тукай белән килә” исем астында очрашу үтте. Очрашуда шигырьләре, жырлары искә төшерелде, “Кәжә белән Сарык” әкияте сәхнәләштерелде.


Зульфира Курбанаева, заведующая Кугарчинской СБ
Категория: Новости ЦБС и района | Просмотров: 1230 | Добавил: РФ | Теги: 2016-Кугарчинская СБ, С книгой по жизни-2016 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
tag to the of your page -->
avatar
Кугарчинская ЦРБ © 2024